Шәһәр Үзәк китапханәсенең кече картиналар галереясында «Без бердәм» төркемле күргәзмәсе ачылу тантанасы узды. Ул Татарстан Республикасында Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елына багышлана. Экспозициядә Чаллы, Алабуга, Әлмәт шәһәрләреннән һәм Тукай районыннан 19 рәссам һәм оста-кәсепченең төрле техникаларда башкарылган эшләре тәкъдим ителде. Чараның кунаклары вернисажда күпмилләтле халкыбызның мәдәнияте, гореф-гадәтләре һәм йолалары белән таныша алды. Мастер-класс мәйданчыкларында теләге булганнар зур кызыксыну белән балчыктан удмурт уенчыгы ясады, милли бизәкләр белән савыт-саба бизәде һ.б. Күргәзмә 13 мартка кадәр дәвам итәчәк. Рәхим итегез! |